Мәскәүдә узган Федерация Советы утырышында Русия тимер юллары көнен билгеләү кысаларында “Уфаны көньяктан урап узу” участогындагы тимер юлларны модернизацияләү проблемасын кабат күтәрделәр.
Бу тема Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан федераль дәрәҗәдә берничә тапкыр күтәрелде инде, әмма бу мәсьәлә буенча соңгы карар әлегә кадәр кабул ителмәгән.
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча Федерация Советы утырышында республикадан сенатор Ирек Ялалов ассызыклаганча, хәзер Уфа аша узучы йөкләрнең 95 проценты транзит булып тора. Шул ук вакытта Куйбышев тимер юл магистраленең төп хәрәкәте һәм йөкләрнең зур өлеше, куркыныч йөкләрне дә кертеп, турыдан-туры 1 миллионнан артык кеше яшәүче Уфа торак кварталлары аша уза.
Билгеле, бу уфалыларда борчылу тудыра, бигрәк тә башкала чигендә өч нефть эшкәртү һәм бер нефть химиясе заводы урнашуны исәпкә алганда.
Белгечләр фикеренчә, халыкның иминлеген тәэмин итүнең төп чараларыннан берсе — транзит йөк поездлары хәрәкәтен Уфаның гамәлдәге Көньяк тимер юлын урап узуына күчерү.
Моннан тыш, мондый карар башкаланың чикләрендә интенсив шәһәр яны тимер юл элемтәсен оештырырга һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Барлык тиешле документлар имзаланган, йөкләмәләр бирелгән”, дип белдерде Федерация Советы утырышында катнашкан “Русия тимер юллары” җәмгыяте идарәсе рәисе Олег Белозеров.