+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 февраль 2020, 11:15

Янә юлда фаҗига

Башкортстан аша үтүче М-5 трассасында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган һәм бишесе җәрәхәтләнгән.

Башкортстан аша үтүче М-5 трассасында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган һәм бишесе җәрәхәтләнгән.

Бу хакта журналистларга төбәк буенча ЮХХДИ идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Авария 09:00 сәгатьтә Самара - Уфа - Чиләбе автомобиль юлының 1511нче чакрымында булган. Мәгълүматлар буенча, Renault Duster автомобиле белән 59 яшьлек уфалы идарә иткән, ә Chevrolet Nivaның руль артында 70 яшьлек ир булган. Нәтиҗәдә, Renault Duster шоферы һәм пассажиры һәлак булган. Шулай ук, авариядә биш кеше, шул исәптән 7 яшьлек бала, зыян күргән”, - диелә хәбәрдә.

Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Юл кагыйдәләрен үтәгез һәм сак булыгыз!

Фото: pixabay
Читайте нас