+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 февраль 2020, 17:10

Авырлы хатыннар белән булган авариянең сәбәпләре билгеле булды

Вакыйга бүген иртән Кропачево - Мәсәгуть трассасында булган иде.

Вакыйга бүген иртән Кропачево - Мәсәгуть трассасында булган иде.

Бүген, 17 февральдә, Кропачево - Мәсәгуть трассасында авырлы өч хатын белән ашыгыч ярдәм машинасы ауганлыгы турында язып чыккан идек инде.

Юл-транспорт вакыйгасының сәбәпләре билгеле булды. ЮХХДИның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, авария Кропачево - Мәсәгуть - Ачыт автоюлының 49нчы километрында булган. 26 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы водителе идарә итүне югалткан һәм бу хәл машинаның әйләнүенә китергән. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән.

"Микроавтобуста Малаяз район үзәк дәваханәсенең 52 яшьлек акушер-гинекологы озатуында Мәсәгутьтәге үзәк дәваханәгә тикшеренү үтәргә 28 һәм 39 яшьлек йөкле өч хатын алып барылган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат килмәде", - дип хәбәр итә, Динар Гыйльметдиновның сүзләренә сылтама белән, "Горобзор" басмасы.
Фото: "Салават җирендә" гәзите.
Читайте нас