+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 февраль 2020, 15:30

Һава торышы начарая, сак булыгыз!

Алдагы көннәрдә Уфада юеш кар, урыны белән көчле җил һәм буран көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә Уфада җепшек кар явуы, урыны белән буран, көчле җил чыгуы көтелә. Юлларда – кар измәсе, бозлавык булачак. Көндез һава температурасы нольдән югары күтәреләчәк.

Башкаланың торак-коммуналь хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчерелде.

Уфа хакимияте шәһәр халкын һәм башкала кунакларын үтә игътибарлы һәм сак булырга, шоферларны тизлек режимын сакларга чакыра.

Шәһәрнең урам-юл челтәрен чистарту мәсьәләсе буенча Уфа шәһәре хакимиятенең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсенең диспетчерлык хезмәтенә 8 (347) 251-38-11 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ашыгыч очракта, шулай ук, коткару хезмәтенең бердәм 112 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: ufacity.info сайтыннан
Читайте нас