Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә каты көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендәге актуаль проблемаларны хәл итү һәм төбәк операторлары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча видеоконференция элемтә төрендә киңәшмә узды. Анда Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев катнашты.
Киңәшмәдә бу өлкәдәге проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, алар арасында – чүп чыгару өчен исәпләүләрдәге төгәлсезлекләр, чүпнең вакытында чыгарылмавы һәм контейнер мәйданчыкларына илтүче юлларның чистартылмавы.
Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю өчен контейнер мәйданчыклары проектын тәкъдим итте.