Кытай властьлары коронавирустан зыян күргән районнарда җыелган акчаларның бер өлешен юкка чыгарырга карар кабул иткән. Бу хакта “Business Insider” хәбәр итә.
Бу дәваханәләрдә, базарларда, автобусларда һәм инфекция таралу ихтималы булган башка урыннарында җыелган банкноталарга кагылачак, аларны Гуанчжоуда үтилләштерәләр.
Шулай ук Кытай Үзәк банкы вируслы районнардан җыелган акчаларны аерым саклауга кую турында боерык биргән.
Коронавирус беренче тапкыр 2019 елның декабрь ахырында Кытайның Хубэй провинциясенең Ухань шәһәрендә теркәлгән, зарарланган төбәкләрнең күпчелеге Кытайның үзәк өлешендә урнашкан.
17 февральгә булган мәгълүматларга караганда, инфекцияләнүчеләр саны 58,1 меңнән артып киткән, 1775 кеше үлгән, 6639 кеше сәламәтләнгән.