“БашРТС” җәмгыяте мәгълүматлары буенча, компаниянең сигез шәһәрендә үзәкләштерелгән җылыту системасы булган күпфатирлы йортларның 76 проценты җылылык энергиясен исәпләүнең гомумйорт приборлары белән җиһазландырылган.
“БашРТС” бу санны 100 процентка җиткерергә, исәпләү приборлары яхшы эшләсен, ә идарәче компаниядән алынган күрсәткечләр дөрес булсын өчен тырыша. Әлеге факторларга йортта яшәүчеләрнең кулланылган коммуналь ресурслар өчен түләүләренең корректлылыгы бәйле. Кызганычка каршы, барлык шәһәрләрдә дә бу эш тиешенчә алып барылмый.
Сибай шәһәре бу җәһәттән искәрмә булып тора. Шәһәрнең идарә итү һәм торак фондында хезмәт күрсәтү базарында әйдәүче урынны “ИРКЦ” җәмгыяте алып тора, аның карамагында - 275 йорт. Идарәче компаниянең актив позициясе һәм милекчеләрнең акчаларын дөрес бүлүе нәтиҗәсендә, күпфатирлы йортларның 90 проценттан артыгы гомумйорт исәпләү приборлары белән җиһазландырылган.
Сибай шундый комплекслы эш нәтиҗәсендә җылыту өчен исәп-хисап үтәкүренмәле булган аз санлы шәһәрләрнең берсе булып тора. Әлеге тәҗрибә республиканың барлык идарәче компанияләренә таратылырга мөмкин һәм тиеш тә, дип яза “Башинформ”.