+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 февраль 2020, 19:53

Уфа - Инҗәр - Белорет трассасы участогында хәрәкәтне чикләү кертелде

Чикләү зур йөк автомобильләренә, пассажир автобусларына, маршрут таксиларына кагыла.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе Уфа - Инҗәр - Белорет трассасы участогында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелүе турында хәбәр итә.

Чикләү вакыты – 18 февральның 19:15 сәгатеннән башлап, 19 февральның 07:00 сәгатенә кадәр (Мәскәү вакыты). Участогы - трассаның 62нче километрыннан 205нче километрга кадәр.

Хәрәкәтне чикләү үзгәрергә мөмкин. Һава торышы начар булу шартларында ерак сәфәрләрдән тыелып торырга, шулай ук агачлар тирәсендә автомобильләр урнаштырмаска киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә 112 номерына бердәм коткару телефоны буенча шалтыратырга киңәш ителә.
Фото: avatars.mds.yandex.net сайтыннан
Читайте нас