Бүген Калтасы районында коточкыч янгын булган.
Узган төндә Калтасы районының Калегино авылында коточкыч янгын булган. Төнге 03:54 сәгатьтә янгын чыгу турында диспетчерга хәбәр килә. Шунда ук 3 берәмлек махсус техника һәм 7 кеше бу урынга юнәлә. Кызганычка каршы, алар хуҗаларның үле гәүдәләренә тап була. Янгында 74 һәм 77 яшьлек ир белән хатынның һәлак булуы ачыклана.
Әлеге вакытта янгынның нидән килеп чыгуы ачыклана.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе гражданнарны хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмаска, бер-беребезгә игътибарлы булырга чакыра.