+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 февраль 2020, 16:46

Ветераннар чәчәкләргә, алкышларга күмелде

Бүген Дүртөйле районы Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур тантана узды.

Бүген Дүртөйле районы Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур тантана узды.

Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов үзенең чыгышында бәрәкәтле Дүртөйле җиренең илебезгә бихисап батырлар бирүен ассызыклады. Зур кызгану тойгысы белән Бөек Ватан сугышында кан койган каһарман ветераннарның сафы бик сирәгәюен, бүгенге көндә аларның бары 17 кеше генә калуын билгеләп үтте.

Тантанада катнашучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын зал аягүрә басып сәламләде, ә район җитәкчесе аларның һәркайсына чәчәк гөлләмәләре тапшырды.

Әфганстан, Чечня сугышларында, башка "кайнар" нокталарда һәлак булган Дүртөйле яугирләренең исемнәре дә зур хөрмәт белән аталды, аларның әти-әниләре сәхнә түрендә чакырылды, чәчәкләргә, алкышларга күмелде.

Ватанны саклаучылар көненә багышлап әзерләнгән концертта нигездә патриотик җырлар яңгырады, хәрбиләр тормышына багышланган бию композицияләре күрсәтелде.
Фото: Миләүшә Латыйпова фотосы.
Читайте нас