"Эшегезне намус белән башкарыгыз!"
Русия Президенты Владимир Путин 20 февраль указы нигезендә федераль судьяларны билгеләде.
Әлеге документ нигезендә Башкортстан Республикасы Югары суды судьялары итеп Регина Әюпова һәм Ингрида Индан, Дәүләкән районында - Вадим Галимҗанов, Уфа шәһәренең Калинин районында - Азамат Мөхәммәтҗанов, Совет районында Сослан Искуҗин билгеләнде.
Моннан тыш, Президент "Федераль судларларга судьялар билгеләү турында"гы Указга кул куйды. Аның нигезендә Уфаның Совет районы суды судьясы итеп Азалия Шакирҗанова билгеләнде.