Бүген “Башкортостан” дәүләт концерт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелышта республика Башлыгы Радий Хәбиров генерал Шәйморатов орденын янә бер лаеклы яугиргә тапшырды.
Халитов Илдус Миңнебай улы 1951 елның 22 мартында Күгәрчен районының Күгәрчен авылында туган. Күгәрчен урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган.
1972 елда Сызраньдагы Югары хәрби авиация училищесын, 1984 елда Юрий Гагарин исемендәге Хәрби-Һава академиясен тәмамлый.
1979-81 елларда Ерак Көнчыгыш хәрби округында эскадрилья командиры урынбасары була. 1986-87 елларда Төркестан хәрби округы — Әфганстанда полк командиры урынбасары, полк командиры була.
Дәүләт бүләкләре: Сугышчан Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз ордены.
2007-16 елларда республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында өлкән дәүләт инспекторы, ГИМС үзәге җиткчесе урынбасары булып эшли.