Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Борай районында бер-бер артлы тантаналы чаралар уза.
Авыл биләмәләре бер-берсенә Җиңү марафоны эстафетасын, Мәңгелек ут капсуласын тантаналы тапшыру үткәрде. Яңа Тазлар, Вострецово, Чалкак авыл биләмәләрендә бу уңайдан зур концерт тәкъдим ителде. Данлы еллар кайтавазы сәхнәдә чагу рәвештә гәүдәләндерелде, ватанпәрвәрлек белән сугарылган җырлар һәм биюләр башкарылды. Һәр чыгыш тирән эчтәлекле булды, көчле алкышларга күмелде. Чараларда мәктәп укучылары, авыл җәмәгатьчелеге, ветераннар катнашты.
Ә менә "Гүзәл" балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен Ватанны саклаучылар көне белән эш урыннарына килеп котлады. Хәрбиләрчә киенгән балалар закон сакчыларына үзләренең шигырьләрен, җыр-биюләрен бүләк итте. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды. Полиция хезмәткәрләре кечкенә дусларының чыгышларын бик яратып карады, аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.