+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 февраль 2020, 09:49

Генерал Шәйморатов ордены кемгә тапшырыла?

Генерал Шәйморатов ордены- тормыш өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен;- гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган өчен;- җәмәгать тәртибен саклаган өчен тапшырыла.

Генерал Шәйморатов ордены
- тормыш өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен;
- гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган өчен;
- җәмәгать тәртибен саклаган өчен тапшырыла.

Орден эшче-крестьян Кызыл Армиясе йолдызы рәвешендә башкарылган, чөнки Миңнегали Шәйморатов хәрби хезмәтен нәкъ менә шунда башлаган.
Йолдыз астында бер-берсе белән кисешеп кылычлар уза.
Йолдыз көмештән эшләнгән.

Йолдызда девиз язылган тәлинкә (925 проба көмештән) рәвешендә түгәрәк беркетелә. Тәлинкә кырларында "Тугрылык. Батырлык. Бурыч" Генерал М. Шәйморатов" дип кызыл эмаль белән язылган. Астан сулга - лавр ботаклары, уңга имән ботаклары китә, үзәк буенча аларны салкын эмальдән коелган Башкортстан флагы беркетә. Тәлинкә үзәгендә М. Шәйморатовның генерал-майор формасындагы портреты, ул 1942 елгы гимнастеркада.


[url=https://pravitelstvorb.ru/]https://pravitelstvorb.ru/[/url]
Читайте нас