+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 февраль 2020, 12:25

Көчле җил көтелә, сак булыгыз!

Синоптиклар алдагы ике көндә һава торышының кискен үзгәрүен белдерә.

Синоптиклар алдагы ике көндә һава торышының кискен үзгәрүен белдерә.

Республикада бүген кич һава торышы кискен начарая. Бу хакта Башгидрометүзәк белгечләренә сылтама белән республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе кисәтә. Кисәтү тәүлек буе гамәлдә булачак.
Республикада секундына 17-20 метрга кадәр көчле җил булачак.
“Төнлә урыны белән бераз кар, көндез юеш кар явуы, урыны белән буран, бозлавык, юлларда кар көртләре хасил булачак. Җил көньяктан,көньяк-көнчыгыштан, секундына 9-14 метрга җитәчәк. Һава температурасы төнлә -3, -8°, аязыткан вакытта -13°, көндез +2, -3°градус булачак”, — дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.
Башкалада термометр баганалары төнлә -6дан алып -4 градуска кадәр тирбәләчәк. Көндез һава 0 градуска кадәр җылыначак.
Фото: activityedu.ru
Читайте нас