+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 февраль 2020, 08:44

Кушнаренко ветераннарын хөрмәтли

"Минем ике картәтием дә Бөек Ватан сугышында катнашкан: берсе пехотада хезмәт иткән, икенчесе артиллерист булган. Кызганычка каршы, алар вафат инде. Ләкин мин бүген үзем җитәкләгән Кушнаренко районында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур хөрмәтемне, рәхмәтемне җиткерә алам. Аларның сафы бик сирәгәйде. Бары сигез кеше калдылар", - ди Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район хакимияте башлыгы ветераннарга, йортларына барып, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырды. Бер уңайдан чал чәчле яугирләргә нинди ярдәм кирәклеген дә белеште. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә һәр ветеран балаларының, оныкларының игътибарына, сөюенә күмелеп яши, ди ул.
Шушы көннәрдә Гөргери авылында яшәүче Закирә әби Әнвәровага 100 яшь тулган. Аны да район җитәкчелеге зур юбилее белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырган. Закирә Арслангәрәй кызы - Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы михнәтләрен кичергән, Җиңүне якынайтыр өчен тылда җиң сызганып эшләгән кеше.
Фото: https://kushnarenkovo.bashkortostan.ru сайтыннан
Читайте нас