Республика Башлыгы киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыклады.
Бүген Уфаның 161нче лицеенда полиция генерал-лейтенанты, Русия һәм республика патриоты Артур Әхмәтханов истәлегенә гомуми белем бирү учреждениеләренең кадет сыйныфлары арасында Беренче ачык шәһәр конкурсы үтте.
Чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
- Беренче конурсның Ватанны саклаучылар көнендә оештырылуына шатмын. Яшь кенә булуыгызга карамастан, сез киләчәктә илне саклау юлын сайлагансыз. Ватанпәрвәрлек хисе сезне дә, якташыбыз Артур Әхмәтхановны озаткан кебек, гомер буе озатып барачак, - диде Радий Хәбиров.
Чарада Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, Благовещен, Дүртөйле, Кырмыскалы, Уфа районнары белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Кокурста сафларда йөрү, мылтыктан ату һәм аны сүтеп кору конкурслары, Русиядә кадетлар хәрәкәте буенча викторина сорауларына җавап бирү булды.
Артур Әхмәтханов хәрби офицер - генерал-лейтенант; республика Хөкүмәтенең вице-премьер вазыйфасын вакытлыча башкаручы 2019 елның 14 маенда вафат булды. Террорчыларны кулга алган өчен Русия Президенты Указы нигезендә II дәрәҗә "Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен" орденының медале, IV дәрәҗә "Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен", Салават Юлаев орденнары һәм башка бүләкләргә лаек булды. Аның истәлегенә үткән мондый ярышлар да киләчәктә матур традициягә әвереләчәк.
Әлеге беренче конкурс республиканың 6 шәһәр һәм районыннан 300 кадетны җыйды. Бу чара үсеп килүче буында патриотик тәрбияне, кадет белеме бирүне үстерүгә хезмәт итә. Бүген үсмерләрдә Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, Ватанны саклауга әзерлекне булдыру зур әһәмияткә ия.
Программа кысаларында Уфаның кадет сыйныфлары чыгышы булды, соңыннан конкурс програмасы дәвам итте.
Радий Хәбиров лицейның матди-техник базасы белән танышты, педагоглар коллективы белән аралашты.