Италия премьер-министры Джузеппе Конте Италиядә гадәттән тыш чаралар кертә. Бу чаралар коронавирустан ике кеше үлүе турында хәбәр ителгәч күрелә.
Хәзер Италиядә 11 шәһәр карантинда. 50 меңгә якын кеше хакимияттән өйдән чыкмаска дигән күрсәтмә алган.
Бу районнарда мәктәпләрдә һәм университетларда укулар һәм чиркәүләрдә гыйбадәтләр туктатылды, музейлар ябылды, барлык спорт чаралары, шул исәптән бу якшәмбедә узарга тиешле Италия чемпионаты да гамәлдән чыгарылды.
Милан мода атнасына да коронавирус тәэсир итте. Гадәттә туллы заллар җыя торган мода атнасының заллары буш булачак. Күргәзмә тик интернет-трансляция форматында үткәреләчәк.
Австрия Италия белән поезд аралашуын туктатты.
Башка илләргә килгәндә, Кытайдан соң, иң котычкыч хәл Көньяк Кореяда. Анда “Хәвефнең кызыл дәрәҗәсе” игълан ителде. Зарарланганнар саны анда 600дән арткан.
Кытайның үзендә 77 меңнән артык кеше зарарланган һәм 2400дән артык кеше үлүе турында билгеле.
Русиягә “Даймонд принцесс” лайнерыннан 8 кеше кайтарыла, шуларның 3есе вирус белән зарарланган. Алар барысы да 14 көнлек карантин кичерәчәк.
Иран, шулай ук, 14 провинциясендә мәктәпләрне, университетларны һәм мәдәни үзәкләрне ябу турында игълан итте. Анда 43 кеше зарарланган һәм 8 кеше вирустан үлгән.
Израиль Азия илләренә һава юлын япкан.