Дәүләт башлыгының рәсми котлавы буддачылар тәгълиматын алга сөрүчеләргә багышлана. Анда болай диелә.
"Буддизм тәгълиматы тарафыннан аеруча хөрмәтле Яңа ел бәйрәме табигатьне яңартуны, кешенең уй-фикерләр гармониясенә һәм чисталыгына омтылышын гәүдәләндерә, дин тотучылар бу борынгы диннең рухи һәм әхлакый чыганакларына, аның мәңгелек тормышына һәм кыйммәтләренә мөрәҗәгать итә, - диелә анда. - Шунысы мөһим, Русия буддачылары ата-бабаларның гореф-гадәтләрен кадерләп саклый һәм буыннан-буынга тапшыра. Будда җәмгыятьләре ил тормышында актив катнаша, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә зур өлеш кертә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән нәтиҗәле диалогны ныгытуга армый-талмый игътибар бирәләр.
Яңа ел сезнең өчен бәхетле һәм имин булсын, игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар китерсен".