+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 февраль 2020, 09:10

Иң яхшы муниципаль берәмлек билгеләнәчәк

Конкурста җиңүчеләр федераль этапка чыгачак.

Конкурста җиңүчеләр федераль этапка чыгачак.
Республикада иң яхшы муниципаль берәмлек конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Моның турында республиканың Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы хәбәр итә.
Башкортстанда үтәчәк бу конкурс - “Иң яхшы муниципаль практика” Гомумрусия конкрусының төбәкара этабы. Әлеге конкурс муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади торышын үстерүне күз уңында тотып башкарыла.
Моннан тыш, жюри иң яхшы муниципалитет белән идарә итүчене һәм боларны яктыртучы журналистларны да билгеләячәк. Конкурста җиңүчеләр федераль этапта катнашачак. Анда җиңүчеләрне Русия Хөкүмәте дипломы һәм акчалата бүләкләр көтә.
Конкурста катнашу өчен гаризаларны 20 мартка кадәр юлларга мөмкин.
Читайте нас