Уфада кечкенә ике улы белән югалган 37 яшьлек Артем Мазовның дүрт ай буе хәбәре юк.
Аның хатыны Эльмира Мазова өметен югалтмый, ире һәм балалары исән һәм тиздән өйгә кайтачагына ышана.
Хатын «Комсомолка»га хокук сакчыларының тагын бер тапкыр биллинг уздыруы турында сөйли. Кызганычка каршы, ул бернинди яңалык та бирмәгән – Артемның телефоны соңгы тапкыр «Речные зори» шифаханәсе территориясендә тавыш биргән, шунда ук ике көн узгач ирнең автомобиле һәм матрасы табылган.
Эльмира эзотерикларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен белдерде.
- Күрәзәчеләргә мөрәҗәгать иттек, исән-сау, диләр. Өмет бар һәм мин аны югалтмыйм, - ди хатын.