+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 февраль 2020, 20:20

Чишмәдә 11 яшьлек малайны эзлиләр...

Ул бүген өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Ул бүген өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Чишмәдә 11 яшьлек Артур Сәхибгәрәев югалган. Малай бүген, 25 февральдә, көндез өйдән чыгып киткән һәм кичкә әйләнеп кайтмаган. Көндезге 14.00 сәгатьтә ул каратэ буенча спорт секциясенә барырга тиеш булган.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, малай копилкасыннан 20 мең сум акчасын алган һәм әти-әнисенә язу калдырган.

Баланы полиция хезмәткәрләре эзли, шулай ук “Лиза Алерт” отряды волонтерлары да эзләүгә кушыла. Мәктәп укучыларының әти-әниләре дә ярдәмгә чыгуларын белдергән.

Малай кара-соры куртка, язулы соры башлык, ак лампаслы спорт чалбары, кызыл шнурлы кара аяк киеме кигән булган.

Артур турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне полициягә 02, 020 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас