+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 февраль 2020, 06:50

Чишмәдә югалган малайны эзләүләр туктатылды

Бу хакта волонтерлар хәбәр итә.

Бу хакта волонтерлар хәбәр итә.

Башкортстанның Чишмә поселогында яшәүче 11 яшьлек малайны эзләүләре турында хәбәр иткән идек инде. “Поиск детей-Уфа” оешмасы волонтерлары белдерүенчә, эзләүләр туктатылган. Бала исән-имин килеш табылган.
Малайның якын туганы сүзләренә сылтама белән “Горобзор” чыганагы хәбәр итүенчә, аны Уфаның Якутов исемендәге паркта тапканнар. Ул ничек Уфага килеп җиткән, монысы ачыкланмый.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, малай Чишмә авылында көндез өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Аның копилкасыннан 20 мең сум акчасын алып чыгып китүе һәм әти-әнисенә язу калдыруы тырында да мәгълүмат булды.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас