19 гыйнварда Дүртөйле районының бер хуҗалыгында 40 яшьлек ир үлүе турында хәбәр иткән идек инде.
Дәүләт хезмәт инспекциясе бәхетсезлек очрагын тикшерүне төгәлләде. Шулай итеп, фаҗиганең сәбәпләре - эшләрне тиешенчә оештырмау һәм хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен бозу.
Җайланма 2015 елдан бирле эшсез торган. Ферма мөдире абыйсы сатып алган әлеге аппаратны сынап карарга булган. Ул башта азык турагычка кушылган тракторны эшләтеп җибәргән, бункерны салам белән тутырган һәм күпмедер вакыттан соң анда үзе дә килеп төшкән.
«Суд-химия тикшеренүе вакытында үлгән кешенең канында ике промилле концентрациясендә этил спирты таптылар. Бәхетсезлек очрагының сәбәпләре хезмәткәрләргә тиешле контроль булмау, технологик процессны бозу, хезмәткәрнең исерек хәлдә булуы ачыкланды", - дип аныкладылар Башкортстан Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәтендә.
Хуҗалыкка штраф салганнар, ә эш материалларын республиканың Тикшерү комитетына тапшырганнар.
Хезмәт урынында җәрәхәт алу һәм үлү очраклары өчен турыдан-туры хуҗалык җитәкчесе җавап бирүен онытмаска кирәк.