Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урамнарны яктырту һәм каты көнкүреш калдыклары җыю эшен тәнкыйть утына тотты.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмә барышында җаваплы ведомстволарны 24 февральдә республика юлларында булган һәлакәтләр өчен тәнкыйть утына тотты.
“Юллар начар, чистартылмый, димәк, сез гаепле түгел, дигән сүзне ишетәсем килми. Мондый нәрсәләрне кисәтергә өйрәнергә кирәк. Без катлаулы климат шартларында яшибез. Сез ЮХХДИ белән бергә бу хәлне анализлагыз. Мин моны гадәттән тыш хәл дип атыйм.
Бу көн дә була торган хәл түгел. 30 машина бәрелешкән! Аллаһка шөкер, анда беркем дә зыян күрмәде, алар бер-берсенә тиеп кенә үткән. Ә 30 кешедән берничә кеше үлсә? Минем фикеремчә, сез мәгълүмат бирү буенча алдан ук кирәкле чаралар күрмәгәнсез...” — диде ул.
Төбәк җитәкчесе Министрлар Кабинеты алдына бу хәлне җентекле тикшерү бурычын куйды, мондый хәлләрне булдырмау буенча тәкъдимнәрне язма рәвештә тапшырырга кушты.
Чарада Радий Хәбиров төбәк муниципалитетлары җитәкчеләренең эше белән кызыксынды. Ул билгеләп үткәнчә, урамнарны яктыртуны тәэмин итү буенча эш барышында чиновниклар сыйфатсыз яктырткычлар куя.
Вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хакимият башлыкларының төбәк җитәкчесенең былтыр октябрьдә кабул ителгән йөкләмәсенә игътибар итмәвен әйтте. Ул, муниципалитет башлыкларына сыйфатсыз эш өчен түләмәскә, дигән иде. Радий Хәбиров, үз чиратында, җавапсыз чиновникларны эштән азат итү җиңелрәк, дип белдерде.
— Әгәр сез куйган яктырткычлар тиешле таләпләргә туры килми икән, ни өчен без бу акчаларны бирәбез? Бөтен чүп-чарны җыйдык һәм шунда урнаштырдыкмы? Хөрмәтле район башлыклары, мин сезгә башта бу программага акча бирмәскә уйлаган идем. Әмма бу дөрес түгел — сезнең ваемсызлык, җавапсызлык аркасында кешеләр зыян күрәчәк. Миңа сезне эштән куу һәм сезнең белән эшләмәү җиңелрәк, — диде республика Башлыгы.
Борис Беляев чыгышында йөкләмәне сыйфатсыз үтәгән төбәкләрне атады. Болар: Архангель, Авыргазы, Бүздәк, Дуван, Дүртөйле, Илеш, Ишембай, Кырмыскалы, Кушнаренко, Куергазы, Стәрлебаш, Туймазы, Чакмагыш районнары.
Шулай ук, Радий Хәбиров арзан хакка сыйфатсыз продукция сатучы фирма исемен дә әйтеп үтте. Ул монда үзенең коллегалары да катнашмый микән дип шик белдерде.
— Әгәр дә “Якупов” шәхси предприятиесе артында безнең коллегалар торуы ачыкланса, сафларыбызны чистартачакбыз, — дип кисәтте Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы бу хәлне җентекле тикшерергә җыена. Былтыр барлыгы 23 мең яктырткыч куелган, тагын 9,3 меңе алмаштырылган. Узган елда әлеге программага чыгымнар 648 миллион сум тәшкил иткән, бу елга бүленгән акча күләме — 333,3 миллион сум.
Төбәк Башлыгы муниципалитет җитәкчеләреннән каты коммуналь калдыкларны җыю буенча контейнер мәйданчыкларын төзекләндерүгә аңлатма бирүне таләп итте. Элегрәк ул Контроль идарәгә урыннарда контейнерлар сатып алуны һәм бурычлар үтәлешен тикшерүне йөкләгән иде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кайбер районнарда тиешле дәрәҗәдә булмаган, әзер, әмма файдалануга тапшырылмаган мәйданчыклар бар.
— Кайбер муниципалитет башлыкларыннан мин мәйданчыкларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча аңлатмаларны җыйдым инде. Мәйданчыкларның бәясе, аларның тышкы кыяфәте буенча сораулар бар. Минем барлык материалларны да берьюлы Прокуратурага тапшырырга теләгем бар иде, әмма башта сезне тыңлыйсым килә, — дип мөрәҗәгать итте район башлыкларына Радий Хәбиров. — Әгәр аңлаешлы җаваплар ишетсәм, арытаба бергә эшләячәкбез, әгәр юк икән, киләчәктә Прокуратура белән аралашырсыз һәм соңыннан Тикшерү комитетына ук барып җитәрсез дип куркам. Дәгъвалар булган башлыклар миңа ни өчен шулай икәнен шәхсән аңлатачак.
Вице-премьер һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада 17 806 контейнер мәйданчыгы төзекләндерелгән, аларның 9 759ы каты өслекле һәм киртәләр белән җиһазландырылган. Мәйданчыкларда 44 917 контейнер урнаштырылган. Моның өчен бюджеттан махсус акча бүлеп бирелгән. Былтыр контейнер мәйданчыкларын төзекләндерүгә 800 миллион сумнан артык акча тотынылган. Һәр район 3,5-4,5 миллион сум акча алган.
Кайбер районнарда чүп җыелу урыннарын Радий Хәбиров тәртипсезлек дип атады. Мәйданчыкларны төзекләндерү буенча уңай нәтиҗәләр Әбҗәлил, Дүртөйле, Илеш, Күгәрчен, Миякә, Тәтешле районнарында, Уфа һәм Стәрлетамакта күзәтелә.