+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 февраль 2020, 10:00

Күрсәткечләр – болытлардан югарырак

Бүген Нефтекамада республика башкарма власть органнары җитәкчеләре һәм район, шәһәр хакимият башлыклары өчен семинар-киңәшмә үтә. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнаша.

Бүген Нефтекамада республика башкарма власть органнары җитәкчеләре һәм район, шәһәр хакимият башлыклары өчен семинар-киңәшмә үтә. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнаша.

- Без сезне яңа бурычларны игътибарыгызга җиткерү, уртак эшебездә ирешелгән нәтиҗәләрне тикшерү, алдыбызда торган төп мәсьәләләрне билгеләү өчен җыйдык, -- диде төбәк җитәкчесе. – Үткән ел нәтиҗәләре – безнең уңыш, казанышыбыз. Сәнәгать производствосы индексы – 14, 2 процент. Бу - бик югары нәтиҗә. Русия буенча без уртачадан югарырак.

Икенче сан тагын да ныграк шатландыра. Төп капиталга инвестицияләр – үсешебезне билгеләүче төп күрсәткеч – 14 процентка үсте. Бу - болытлардан югарырак күрсәткеч. Мондый нәтиҗәләрне бик аз төбәкләр күрсәтә ала. Ничек эшләргә кирәклекне аңладык шикелле. Быел да шулай эшли алсак, безне бик позитив сценарий көтә.

Семинарда катнашучылар төбәкнең социаль-икътисади үсешенең, эшкуарлыкны үстерүнең, каты калдыклар белән эшне оештыруның, Бөтендөнья фольклориадасына әзерлекнең актуаль мәсьәләләрен тикшерә.
Читайте нас