Аны шушы гомер бәйрәме белән Президент Владимир Путин да котлады.
Бүген - илнең күренекле сәясәтчесе, СССРның беренче һәм бердәнбер Президенты Михаил Горбачевның туган көне.
Ул 1931 елның 2 мартында Ставрополь крае Медвеженское районының Привольное авылында дөньяга килә. Балачагы сугыш елларына туры килә. 13 яшеннән укуын эш белән бергә алып барырга туры килә. 15 яшендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Ә 1949 елда укучы малай урак вакытындагы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 10нчы сыйныфта укыганда ул КПСС әгъзасына кандидат була. 1950 елда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университетына укырга керә. 1952 елда КПССка алына.
Шушы вакыттан Михаил Сергеевич ил төзелешенә ныклап алына да инде. Бик күп югары урыннарда эшләп, 1985 елда ил башлыгы вазыйфасына кадәр күтәрелә һәм 1991 елга кадәр СССРны җитәкли.
Бүген Русия Президенты Владимир Путин Михаил Горбачевны 89 яше тулу белән котлап телеграмма җибәрде.
"Сез, чыннан да, тәҗрибәле, абруйлы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе. Сез ил һәм дөнья тарихында тирән эз калдырдыгыз" диелә бу котлауда. Владимир Путин аның бүген дә актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруын ассызыклаган һәм сәламәтлек теләгән.
Михаил Горбачевның "Кызыл таң" гәзитенә дә яхшы мөнәсәбәттә булуын дәлилләүче фоторәсемнәр бар редакциядә. Чыннан да, ул чорда басма матбугат аеруча игътибар үзәгендә булган.