+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 март 2020, 17:10

"Юл билгеләре кирәк"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген узган "Транспорт сәгатендә" шушы үзенчәлекне игътибарга алды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген узган "Транспорт сәгатендә" шушы үзенчәлекне игътибарга алды.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров күчмә "Транспорт сәгате" үткәрде. Чарада катнашучылар "Башкиравтодор" акционерлар җәмгыятенең "Ремстройдормаш" заводы нигезендәге техника паркын карады. Биредә юлларны төзекләндерү һәм хезмәтләндерү техникасы урнаштырылган.
Уфаның Орджоникидзе районын төзекләндерү буенча хезмәт мәйданында Радий Хәбиров юллардагы чокырларны ремонтлау җиһазлары белән танышты. Әлеге оешма шәһәрдәге 232 километр юлларны карау-тоту өчен җаваплы.
- Әлегә техника җитешми. Шулай да безгә эшне дөрес оештырырга кирәк, - диде республика Башлыгы.
"Ремстройдормаш" заводында Радий Фәрит улы юл билгеләре җитештерү участогы эше белән танышты.
- Республика юллары мондый билгеләргә кытлык кичерә. Безгә янә 250 мең билге җитештерергә, шулай ук туристик трассаларны да билгеләр белән тулыландырырга кирәк, - диде ул.
Читайте нас