Мәгълүм булуынча, 22 апрельдә 8-20 сәгатьләрдә Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы закон проекты буенча тавыш бирү узачак. Аны 20 гыйнварда Дәүләт думасына ил Президенты Владимир Путин керткән иде.
Дәүләт думасы закон проектын 23 гыйнварда беренче укуда кабул итте. Закон проекты Конституциянең 22 бүлегенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәрне үз эченә ала.
Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас билгеләвенчә, әгәр дә русиялеләр хупласа, Төп законга кертелгән барлык үзгәрешләр дә бер үк вакытта үз көченә керәчәк.
22 апрель – Русиядә Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы закон проекты буенча тавыш бирүне уздыру өчен сайланган ял көнендә хезмәт хакы да түләнәчәк.
– Түләүне башкарылган эшкә карап алучылар бу көнне берни дә алмаячагы аңлашыла... Окладта (ә андыйлар 80 процент) хезмәт хакы алучылар, өстәмә ял көне булуга карамастан, бу ай өчен тулысынча хезмәт хакы алачак, – диде Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков.