"Isuzu" маркалы йөк машинасы балалар утырган автобуска килеп бәрелгән.
Авария кичә Дәүләкән районында булган. Бу вакытта балалар мәктәптән кайтып барган.
Бу хакта республиканың баш дәүләт инспекторы Динар Гыйльметдинов Facebook битендә хәбәр иткән.
- Медицина ярдәме сорап 44 яшьлек хатын-кыз, педагог мөрәҗәгать иткән. Автобус салонында 10 бала булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән, - дип билгеләп үтте Динар Гыйльметдинов.
Балалар җәрәхәт алмаса да, аларның психологик ярдәмгә мохтаҗ булуын онытмаска иде.
Бу - республикада мәктәп автобусы катнашлыгында булган икенче очрак. Моңа кадәр юлда балаларны дәрескә алып баручы исерек шофер тотылган иде.
Балалар йөртүче һәрбер транспорт чарасы аерым игътибар таләп итә. Юлларда игътибарлы булыйк!