Календарьдә бу көн якынлашуга көчле затларыбыз әниләренә, сөйгәннәренә, хатыннарына нәрсә бүләк итәргә дип баш вата. Әгәр дә сез актив һәм сәламәт тормыш алып баручылар исемлегендә икән, спорт ярышына бергәләп барсагыз, анда катнашсагыз, сөйгәнегез моңа шат булачак. Менә шундый актив хатын-кызларны Баймакта да көтәләр.
Анда 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган спорт чаралары узачак. 7 мартта гүзәл затларыбыз волейбол, өстәл теннисы, йөзү буенча ярышларда катнаша алачак. Чәмле һәм дәртле ярышлар, кызыклы очрашулар хатын-кызларның кәефен күтәреп кенә калмый, бәйрәм рухы да тудырачак. “Сәламәт тәндә — сәламәт рух” икәнлеген баймаклылар яхшы белә.