+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 март 2020, 11:50

Хатын-кызлар сәламәтлеге — милләт иминлеге

Владимир Путин русиялеләрнең сәламәтлеген яхшырту буенча эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Владимир Путин русиялеләрнең сәламәтлеген яхшырту буенча эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Бүген дәүләт башлыгы “Хатын-кызлар сәламәтлеге — милләт иминлеге” форумында катнашкан. Үз чыгышында ул бу өлкәдәге төп бурычларны санап үткән.
“Сәламәтлекне ныгыту, тормыш сыйфатын һәм дәвамлылыгын арттыру, илдә демографик вәзгыятьне яхшырту, ана һәм балаларга ярдәм итү — һичшиксез дәүләт өстенлеге һәм мөһим гомуммилли максат”, — дигән Президент. (Текст Кремль сайтында урнаштырылган.)
Путин ассызыклаганча, бу беренче чираттагы бурычларны хәл итүгә мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасында, социаль өлкәдә һәм хакимият органнарында, бизнес-структураларда һәм иҗтимагый оешмаларда эшләүче хатын-кызлар өлеш кертә, күпбалалы гаилә кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруда катнаша.
Форум “Хатын-кызлар тотрыклы сәнәгать үсеше өчен” проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Читайте нас