+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 Марта 2020, 18:05

Сөт — сәламәтлек чыганагы

Бүген Башкортстанның «Сөт кухнясы» дәүләт автоном учреждениесе Сибай шәһәрендә җитештерүне башлап җибәрде.

Бүген Башкортстанның «Сөт кухнясы» дәүләт автоном учреждениесе Сибай шәһәрендә җитештерүне башлап җибәрде.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан җитәкчелеге «Сөт кухнялары»н тергезү турында карар кабул итте. Башкортстанда өч яшькә кадәр 150 меңнән артык бала яши, шуларның 26 меңе бушлай сөт продукциясе алырга хокуклы.
Сибайда исәбе буенча бишенче җитештерү цехы ачылды, ул башкалардан соң эшли башлады. Модульле цех төзү турында карар кабул ителде. Яңа җитештерү куәте тәүлегенә 5 тонна тәшкил итә, 25 эш урыны булдырылган.
2020 елның гыйнварыннан Сибай, Баймак, Зилаер һәм Хәйбулла районнары халкы Башкортстанның «Сөт кухнясы» дәүләт автоном учреждениесе продукциясен ала башлады, әмма хәзерге көнгә кадәр сөтне Белореттан ташыйлар иде. Яңа производство Сибай һәм якын-тирә районнардан 876 кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк.
Хәзерге вакытта Сибай территориясендә продукция бирү өчен 3 пункт эшли: Маяковский урамы, 26нчы йортта, Ленин урамы, 17нче йортта - сөт продукциясе, Ленин урамы, 44нче йортта, 127нче даруханәдә коры катнашмалар һәм боткалар бирәләр.
Коры һәм сөт продукциясе биру пунктларының адреслары, аларның эш графи7ы, «Сөт кухнясы»ннан продуктлар алу өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук бәйләнешкә керү турындагы мәгълүматларны Башкортстанның «Сөт кухнясы» дәүләт автоном учреждениесе сайтында (www.milkrb.ru.) табарга була.
Читайте нас