Сибай институтында “Башкортча шаяниум“ үтте.
”Башкортча шаяниум” уены Бөтендөнья башкортлары Королтае тарафыннан иглан ителгән Башкорт теле елы чикләрендә һәм Халыкара туган телләр уңаеннан оештырылды. Чараның максаты — башкорт телен пропагандалау һәм аның куллану даирәсен киңәйтү, студентлар арасында бердәмлекне булдыру һәм аларның иҗади эзләнү даирәсен үстерү.
Педагогика, технология факультетлары командалары үзара сәләмләүдә, жюри биргән сорауларга тапкыр җавап кайтаруда, шулай ук өйгә бирелгән эшне күрсәтүдә көч сынашты. Чыгышлар урынлы шаярту, юморны оста куллану белән үрелеп барды.
Беренче урын - “Бакырса”, икенсе урын - “Йолкышлар”, өченче урын технология факультетының “Теге өчәү” командаларына бирелде. “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә - Алсынова Нурзилә, “Иң яхшы ир-егет” дип Баһаветдинов Илһам табылды. “Иң яхшы шаяртучы” Сәгыйтов Илсур булса, “Өмет” номинациясе “Башкорт кызлары һәм Оля” командасына бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.