Беренче вице-премьер Андрей Назаров Хөкүмәт каршындагы Электр хәвефсезлеген тәэмин итү буенча штаб утырышын үткәрде.
– Штабның бурычы – хәвеф янаган хәлләрне кисәтү һәм кире нәтиҗәләрне бетерү яисә киметү өчен кирәкле чаралар күрү, – дип билгеләде Андрей Назаров.
Сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев белдерүенчә, Штабның узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республиканың энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре 2018-19 елгы ягып җылыту сезонын һәм узган елгы язгы ташкынны уңышлы үтте.
Штаб утырышында система булдыручы челтәрне үстерү, агымдагы елда язгы ташу, янгын хәвефе чорына әзерлек мәсәләләре һәм электр тәэминатын бозу нәтиҗәләрен бетерү буенча электр энергетикасы субъектларының, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәләре һәм урындагы узидарә органнарының берлектәге укуларын оештыру турында предприятиеләр, власть органнары һәм оешмалар җитәкчеләренең отчетлары тыңланды.