+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 март 2020, 07:30

Урман кисүне космостан контрольдә тоталар

Тармак министрлыгы узган елдагы эшкә йомгак ясады һәм яңа бурыч-максатлар билгеләде

Урман кисүне контрольдә тотуның нәти­җә­лелеген арттыру максатында 2018 елдан Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән космик мониторинг системасы кулланыла башлады. Бу турыда Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә тармак министры Марат Шәрәфетдинов сөйләде.

Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап, 2020 елга бурычлар билгеләү буенча утырышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әлфәрис Байчурин, башкарма власть органнары җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Коллегияне Илшат Фазрахманов ачты. Ул Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында кыскача сөйләп узды. Куелган бурычлар арасында быел җәй үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасына югары дәрәҗәдә әзерлек алып барылуы әйтелде. Аеруча, кар эрегәч үк трасса һәм юл буйларын чистарту турында сүз барды. Бу эш муниципаль урман хуҗалыкларына йөкләтеләчәк.
Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, 2019 елда 7 урманчылык космик мониторинг системасы күзәтүе астында булган.
– Минемчә, космик күзәтү системасы бик мөһим һәм аның нәтиҗәләре яхшы. 2019 елда система тарафыннан законсыз урман кисүнең 98 очра-гының 73е расланды, – дип ассызыклады ул. Марат Шәрәфетдинов быел система күзәтүе астына тагын 3 урманчылыкны кертү планда булуы турында әйтте.
Коллегиядә Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр хакында да сүз булды. Докладчыларның сүзләренә караганда, Урман хуҗалыгы министрлыгы “Урманнарны саклау” федераль проектында актив катнаша. Республика территориясендә киселгән урманны тергезү, матди-техник базаны модернизацияләү, орлыклар запасы булдыру эшләре тиешле дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла.
Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, 2019 елда республика урманнарында 160 янгын очрагы булган. Аларны сүндерү өчен 3 меңнән артык кеше һәм 1 меңләп махсус техника җәлеп ителгән. “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында узган елда урман янгыннарын сүндерү өчен 45 берәмлек махсус техника, 200дән күбрәк җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган.
Коллегиядә, шулай ук, Башкортстанның интерактив урман картасы, тармакны яшь кадрлар белән тәэмин итү, “Хәтер бакчасы” Бөтенрусия акциясе, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек турында сүз барды.
Читайте нас