+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 март 2020, 11:15

"Юк, безнең якка, карама вирус..."

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин коронавирус турында шигырь язган. Куркытырлык бит, укып карагыз әле.

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин коронавирус турында шигырь язган. Куркытырлык бит, укып карагыз әле.

Кытай ягыннан

Карала вирус...

Яңарган саен

Яңара вирус...

Бeлмим, кайлардан

Ярала вирус?

Бөтен дөньяга

Тарала вирус...

Тарала вирус -

Коронавирус

Аңа барыбер -

Ни дошман, ни дус,

Аңа барыбер.

Ни кытай, ни рус.

Барыбызга да

Шул ук бер вирус...

Безнең якка да

Карана вирус.

Юк, безнең якка

Карама, вирус...

Алама вирус...

Коронавирус.
Фото: bashinform
Читайте нас