7 мартта Республика йортында республика Башлыгы Рәдий Хәбиров “Весна” торак комплексының 18нче һәм 19нчы проблемалы йортларын төзеп бетерү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин, Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелёв һәм “Ролстрой” компаниясе директоры Радик Хисмәтуллин агымдагы эшләр турында сөйләделәр.
Ике йортны төзеп бетерү өчен 140 миллион сум кирәк булачагы белдерелде. Моннан тыш, микрорайонда балалар бакчасы һәм мәктәпне файдалануга тапшыруны күздә тотыла. Ләкин, төзүче ресурслары әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен җитәрлек түгел.
– Хәзерге фаза – әгәр сезнең яктан җаваплы һәм җитди эш булса, бергәләп бу хәлдән чыга алырбыз. Сез күп төзисез, сезнең коммерция объектлары бар. Үз эшчәнлегегезне оптимальләштерегез. Республика социаль объектлар, инфраструктура төзүдә ярдәм итәргә әзер,– дип Радий Хәбиров төзүчегә мөрәҗәгать итте.
Расланган план нигезендә, беренче йортны ел ахырына кадәр, ә икенчесен – 2021 елның мартында сафкаңкертәчәкләр. Микрорайонда балалар бакчасы киләсе елда төзелә башлаячак.