+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 март 2020, 09:24

Владимир Путин: русиялеләр Конституциягә төзәтмәләрне хуплый

Моны сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә.

Русиялеләргә гомумрусия тавыш бирүеннән соң үз көченә керә торган Төп законга үзгәрешләрне бәяләргә тәкъдим иттеләр.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, төзәтмәләрне респондентларның 85-97 проценты хуплый.

Моннан тыш, Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге экспертлары билгеләп үткәнчә, респондентларның 83 проценты якын арада Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүе турында белгән һәм ишеткән.

– Яңартылган Конституциянең кешеләрне, сәяси карашларга, тәэмин ителеш дәрәҗәсенә, яшәү төбәгенә, милләтенә яки диненә карамастан, берләштерүе – принципиаль мөһим, – дип ассызыклады Владимир Путин. Русия лидеры, шулай ук, төзәтмәләр авторлары нәкъ Русия гражданнары булачак, дип өстәде.
Болар хакында Владимир Путинның фракция лидерлары белән очрашуда сөйләде.
Фото: tass.ru сайтыннан.
Читайте нас