Дәүләт җыелышы-Корылтайның 25 еллыгын билгеләүнең икенче өлешендә үткән елларга йомгак ясалды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай оешуга багышланган тантаналы чаралар әлеге сәгатьләрдә дә дәвам итә. Республиканың законнар чыгару палатасын әлеге вакыйга белән республика Башлыгы Радий Хәбиров та котлады.
- Дәүләт җыелышы-Корылтайның юбилее һәркем өчен мөһим. Бу 25 ел безнең ил өчен сәяси, икътисади, социаль яктан тотрыксыз булды. Әмма без үзебезнең парламентны саклап калдык, алай гына да түгел, ул ил, республика үсеше өчен зур көч салды. Башкортстан федераль үзәкнең төбәкләр белән бәйләнешенә зур йогынты ясады. Безнең парламент күп очракларда үзе законнар кабул итеп, федераль закон актларына нигез салды. Бу, әлбәттә, илнең үсешенә дә зур йогынты ясады. Безнең депутатлар корпусында һәрвакыт лаеклы белгечләр эшләде. Парламенттан бик күп абруйлы сәясәтчеләр чыкты. Аларның кайберләре бүген федераль үзәктә дә үз урынын тапты.
Бездә кабул ителгән хокукый базалар төбәктә инвестицион климат булдырды һәм башка бик күп өлкәләрне үстерүгә этәргеч бирде. Рәхмәт сезгә намуслы хезмәтегез өчен, - диде Радий Фәрит улы.
Арытаба Радий Хәбиров депутатларга төрле дәүләт бүләкләре тапшырды.
- Хезмәттәшләр, мин сезне шушы вакыйга белән чын күңелдән котлыйм. Парламентның төп бурычы - халык ихтыяҗын яклау. Ил белән бергә республика да 1917 елдан катлаулы чор үтте. Шул вакытта сәяси карарлар кабул итү нигезе төзелде дә инде. Шушы вакыттан без даими үсештә. Ә 1995 елда беренче чакырылыш депутатлар корпусы эшли башлады.
Чирек гасыр дәвамында булган 6 чакырылыш депутатлары 3 меңгә якын закон кабул итте. Хокукый документ тиз арада барлыкка килми. Ул республика җитәкчелеге белән бергә, һәр үзенчәлекне өйрәнеп кабул ителә. Шул ук вакытта, без халык тавышын ишетәбез. Яшәешне үстерү үзенчәлеген халыктан да яхшырак белүче юк. Нәкъ алар, җитешсезлекләрне күрсәтеп, аны хәл итү юлларын эзләүгә нигез сала. Шушы эшчәнлек киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм, - диде Константин Толкачев.
Чарада Федераль җыелыш Рәисе Валентина Матвиенконың да Котлау хаты укылды. Ул да республика парламентының җитди эшчәнлеген ассызыклаган.
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте.