+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 март 2020, 17:25

Көн үзәгендә - сәламәтлек саклау

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикованың эшлекле очрашуы булды.

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикованың эшлекле очрашуы булды.
Яклар республикада вице-премьер карамагында булган милли проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.

Аерым алганда, төбәк җитәкчесе республика кардиоүзәгенең яңа корпусын төзүне федераль максатлы инвестиция программасына кертергә, шулай ук беренчел медицина-санитария ярдәмен модернизацияләү программасын федераль финанслауда ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Орфан авыруларының исемлеген киңәйтү турында да сүз барды.

Татьяна Голикова һәм Радий Хәбиров Башкортстанда дөньяви күләмдә фәнни-белем бирү үзәге, шулай ук мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзүгә аерым игътибар бирде.

Фото:glavarb.ru
Читайте нас