Бразилия Президентында коронавирус табылган.
"Бразилия Президенты Жаир Болсонарга анализлар коронавируска уңай нәтиҗә күрсәтте", - дип хәбәр итә Nexofin порталы Twitterда.
Элегрәк Бразилия Президенты каршындагы медицина хезмәте Президент хакимиятенең коммуникацияләр буенча махсус секретариат башлыгы Фабио Вайнгартен коронавирус йоктыру турында игълан иткән иде. 7 мартта ул Болсонарны АКШка визиты вакытында озатып йөрде, шулай ук Америка Президенты Дональд Трамп белән элемтәгә керде.
Ивановский исемендәге Вирусология фәнни-тикшеренү институты профессоры Михаил Щелканов Трампның чир йоктыру мөмкинлеген югары бәяләгән.