+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 март 2020, 08:52

Ташкынга әзербезме?

Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов рәислегендә видеоэлемтә төрендә ташкынга каршы комиссия утырышы узды.

Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов рәислегендә видеоэлемтә төрендә ташкынга каршы комиссия утырышы узды.


Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау буенча идарәсе начальнигы Вилора Горохольская хәбәр итүенчә, быел елгаларның боздан ачылуы март ахырында көтелә, бу гадәттәгедән 8-13 көнгә иртәрәк. Сулыклардагы су запасы нормада, әмма елга тугайларындагы туфракның көзге дымлануы уртача күрсәткечләрдән 50-60 процентка артыграк.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Сәетгәрәев сүзләренә караганда, республикада елгаларда боз тыгылу ихтималын бетерү өчен эре предприятиеләр нигезендә шартлатучыларның 7 ко­ман­дасы булдырылган. Су басу зонасына сулыклар янында урнашкан торак пунктлар керергә мөмкин. Муниципалитетлар министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә әлеге территорияләрне һәм халыкны су басу ихтималына әзерли.
19 мартта Уфада язгы ташуга әзерлек кысаларында чаралар һәм техника смотры узачак.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас