Янгын турында хәбәр итү корылмалары булса, бәлки, алар исән калыр иде.
«Комсомольская правда» сайты хәбәр итүенчә, 12 мартка каршы төндә Иркутск өлкәсендә коточкыч янгын була. Фаҗигадә өч бала, ике олы кеше янып үлә.
Казачинское авылында күпбалалы гаилә йоклап ятканда өйләре яна башлый. 00.45 сәгатьтә янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Коткаручылар урынга килгәндә өйне ут ялмап алган була. Ялкынны 01.15 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. Хәрабәләр астында биш кеше мәете табылган.
«Янгында 1993, 1995 елда туган олы кешеләр, 2013, 2016, 2017 елда туган балалар һәлак булды», — дип хәбәр итә Иркутск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Янгын чыкканда күпчелек очракта кешеләр йоклаган килеш һәлак була, ди белгечләр. Моны булдырмас өчен янгын турында хәбәр итә торган җайланма куярга киңәш ителә.
Башкортстанда 2019 елның II кварталыннан төтен датчигы яңа туган сабыйга бүләк җыелмасы белән бергә бала тудыру йортында бирелә.
2019 елның 26 сентябреннән республика Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезендә республика бюджеты хисабына янгын хәбәрчесе урнаштыру хокукына 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар да ия. Алар өчен төтен датчикларын Башкортстан Республикасы Янгынга каршы хезмәтенең янгыннарны профилактикалау үзәгендә бушлай бирәләр.
Фото:38.mchs.gov.ru