Уфада "Кунакчыллык осталары" конкурсының 14 финалистының исемнәре аталды. Конкурста республикабызны 42 катнашучы тәкъдим итте. Русиянең 6 төбәгеннән 14 кеше: Башкортстаннан - 6, Свердловск өлкәсеннән - 4, Курган, Мәскәү, Төмән һәм Чиләбе өлкәләреннән берәр финалист булды.
Финалда Илдар Биккузин, Алексей Зәйнуллин, Анастасия Мисюля, Ләйсән Сөләйманова, Салават Ильясов һәм Марат Нәсхетдинов катнашачак.
— Без Башкортстанда һәрвакыт кунакларны яхшы каршы алырга яраттык. Соңгы елларда бу юнәлешне системалы рәвештә үстерергә тырышабыз. Туризм - безнең икътисадның иң мөһим тармакларының берсе, аның потенциалы зур. Шуңа күрә сезнең проектлар һәм тәкъдимнәр безнең өчен бик кызыклы. Алар безнең зур эшебез кысаларында тулы бер комплекслы мәсьәләләрне хәл итәргә булыша, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе, әгәр ярымфинал этабында җиңүче Башкортстан территориясендә үз проектын гамәлгә ашырырга карар кылса, республика грантын алачак, дип белдерде.
12-13 мартта “Crown Plaza” кунакханәсендә катнашучылар туризм өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итте, конкурсантның эшлекле һәм шәхси сыйфатларына бәя бирелде. Конкурсның финалы апрельдә Мәскәүдә узачак.
Фото: "Кунакчыллык осталары" конкурсы матбугат хезмәте