Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге ил халкының Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүенә мөнәсәбәте турында мәгълүмат бирә.
Русиялеләрнең күпчелеге Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү турында хәбәрдар, андыйлар – 87 процент. Шулай ук, бу турыда мәгълүматлы русиялеләр өлеше арта.
Инде һәр икенче мәгълүматлы русияле (49 проценты) 2020 елның 22 апреле сораштыруны үткәрүнең төгәл датасы икәнлекне белә. 3 марттагы сораштыруда русиялеләрнең нибары 37 проценты төгәл датаны әйтә ала иде.
Русиялеләрнең 75 проценты 10 мартта Дәүләт думасының Конституциягә төзәтмәләр кертү турында закон проектын икенче укылышта кабул итүе турында белә.
Шулай ук Валентина Терешкованың Президент сроклары саны буенча чикләүләрне бетерү тәкъдиме турында да русиялеләрнең 73 проценты хәбәрдар.
Русиялеләрнең 69 проценты тавыш бирүдә катнашырга планлаштыра, шул ук вакытта 45 проценты моның нәкъ шулай булачагын белдерә. 6 марттан тавыш бирүдә катнашу өчен декларация бирүчеләр саны 3 пунктка арткан, ә инде 17 процент (һәр бишенче кеше) ахыргы карарга килмәгән.
Русиялеләрнең 64 проценты Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләр өчен тавыш бирәчәк. 6 марттан русиялеләрнең бу өлеше 22 пунктка арткан.
Фото: depositphotos.com