+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 март 2020, 20:20

“Коронавирус хәл-шартлары тәүлек буе ныклы контроль астында”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республикада коронавирус таралуга юл куймау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оператив штаб утырышын үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республикада коронавирус таралуга юл куймау мәсьәләләре белән шөгыльләнүче оператив штаб утырышын үткәрде.

Социаль челтәрләрдәге үз битләрендә белдергәнчә, төбәк халкына әлеге вирус белән бәйле теләсә нинди яңалыклар турында ачыктан-ачык һәм дөрес итеп хәбәр итәчәк.

“Әйе, әлегә бездә бер генә авыру да юк. Тик алар барлыкка килергә мөмкин. Без, һичшиксез, моны булдырмаска тырышачакбыз, әмма мөмкин булган хәвефне минимальләштерергә кирәк", — дип яза Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров коронавирус таралуны профилактикалау өчен республика тарафыннан күрелә торган чараларны билгеләде.

“Беренчедән, без инде хәзер үк, әгәр алар булса, авыруларны дәвалау челтәрен әзерлибез. Икенчедән, без республика халкына вирус белән бәйле теләсә нинди яңалыклар турында максималь рәвештә ачык һәм дөрес итеп мәгълүмат бирәчәкбез, дип вәгъдә бирәм. Дүшәмбедән Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган (8 (347) 286-58-27) тәүлек буе эшли торган “кайнар линия” дә операторлар санын арттырачакбыз.

Моннан тыш, министрлык көн саен брифинглар үткәрәчәк һәм барлык дөрес мәгълүматны тапшырачак.

Өченчедән, киңкүләм чаралар үткәрүне дә чиклибез. Хезмәткәрләр өчен чит илгә чыгуны тыюны билгелибез һәм Русия төбәкләре буенча чыгуны чиклибез.

Дүртенчедән, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый фикер лидерлары белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Миңа ышанырга һәм имеш-мимешләр белән тукланмаска кирәк. Минем бөтен мәгълүматым бар, һәм мин аны җәмгыятькә тиз арада тәкъдим итәчәкмен”, — дип хәбәр итә Радий Хәбиров һәм, паникага бирелергә, борчылырга сәбәпләр юк, дип ышандыра.

“Хәл-шартлар тәүлек буе ныклы контроль астында. Профилактика чараларын оештырганда ихтимал булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм,
— дип белдерде Башкортстан Башлыгы.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас