+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 март 2020, 17:17

Төбәк һәм Уфа урамнарына 527 яңа автобус чыгачак

Бу мәсьәлә хакында "Транспорт сәгате"ндә фикер алыштылар.

Бүген Республика йортында Радий Хәбиров "Транспорт сәгате" форматында чираттагы киңәшмә уздырды. Катнашучылар юл челтәрен ремонтлау барышы, Уфада Агыйдел елгасы аша күпер төзелеше, шулай ук торак пунктларда пассажирлар транспортын үстерү турында фикер алышты.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр иткәнчә, ведомство муниципалитетлар белән берлектә район үзәкләреннән 500дән артык кеше яшәүче торак пунктларга автобус маршруты челтәрен булдыру белән шөгыльләнә. Сүз 109 авыл турында бара. Муниципалитетларда маршрутларны актуальләштергәннән соң ташучыларны билгеләүгә конкурслар уздырылачак.

— Өч пилот районда схема ясарга кирәк. Алга таба аның нәтиҗәлелеге турында җентекләп фикер алышырбыз. Маршрутлар шәхси ташучыларны кызыксындырмаган очракта, дәүләт ташучысын җәлеп итү мөмкинлеген карарбыз,— дип ассызыклады республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Шулай ук Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, "Башавтотранс" паркын яңарту кысаларында быел төбәк һәм Уфа урамнарына 527 яңа автобус чыгачак.

Фото: glavarb.ru сайтыннан
Читайте нас