- Чыннан да, "Аек авыл" республика бәйгесе - иң халыкчан чарадыр, - диде төбәк җитәкчесе. - Чөнки безнең халыкта эчкечелек элек-электән тәнкыйть һәм нәфрәттән башка бернинди дә тойгы уятмаган. Бүген бу афәткә каршы бөтен республика күтәрелде. Складларда суррогат алкоголь сатучылардан тартып алынган сыекчалар тулган, аларны юк итәргә өлгермиләр. Быел без шундый агудан үлүчеләр санын 300гә якын кешегә киметтек. Ә бу бит бер авыл дигән сүз!
Киләчәктә бу эшне дәвам итәчәкбез. "Аек авыл" бәйгесенә бүген районнардан 466 авыл кушылган. Киләчәктә аларның саны 2 меңгә җитсен дигән бурыч куябыз һәм проектны фананслауга бүленәчәк акчаны 10 тапкырга арттырабыз. Әлеге хәрәкәткә кушылган һәрбер авылга игътибар биреләчәк - кайдадыр асфальт салыныр, кайдадыр башка төзекләндерү эшләре башкарылыр. Без, эчүне тыюдан бигрәк, алкоголизмга каршы көрәшәчәкбез.
"Аек авыл" республика бәйгесендә җиңүче - Зианчура районының Башкорт Өргене авылы. Аңа 500 мең сум акчага сертификат һәм бәйгенең махсус штандарты тапшырылды. Шунда ук ул бөтен республиканы әйләнеп чыксын дигән теләкләр яңгырады.
Икенче урында - Баймак районының Җилем, өченче урында - Аскын районының Карткисәк авыллары. Аларга да акчалата премияләр тапшырылды.
"Аек авыл" республика конкурсының бу өлеше тәмам, әмма ул үзенең колачын тагын да киңрәк җәелдерә һәм алга таба да дәвам итә әле.
Фото: kurultay-ufa.ru