Австралиядә яшәүче татар кызы Финзия Газизова буш кибет киштәләрен күрсәткән.
Ул кәгазьләр сата торган бүлек киштәләренең бушап калуын хәбәр итә.
"Яңа гасыр" телеканалының элекке журналисты, хәзер Австралиядә яшәүче Финзия Газизова буш киштәләр төшерелгән фото куйган. Халык, коронавирустан куркып, запас туплый икән.
«Җәмәгать, сездә дә кибет киштәләрен шулай штурмлыйлармы ул? Бездә бәдрәф кәгазе, салфетка һәм антисептик дефицит товарга әйләнде. Кичә кибетләр умарта оясын хәтерләтә иде. Халык консервланган ризыкларны тартма белән ала», — дип язган ул.
«Хәерлегә булсын! Аллаһ кушмаган эш булмас, дип тынычландырып йөрим үземне. Сездә вазгыять ничегрәк?» — дип тә кызыксынган ул.
Финзиянең Татарстандагы дуслары да куркып калган.
«Сездә алай булганны, бездә халык шашар инде»;
«Кичә „Ашан“ кибетендә тоз, макарон, карабодай киштәләре бушаган иде»;
«Татарстанда битлек кенә юк»;
«Медицина битлеге тегә башларгамы соң…»;
«Ходаем, бездә дә шулай булыр инде! Барлык җирдә шундый хәл! Безгә дә запас алырга кирәк!» - дип комментарий калдырганнар.
«Сездән күреп, безнекеләр шаша башлар инде», - дигән инстачыга: «Бездә генә түгел, бөтен Европада шул хәл», - дип җавап биргән Финзия.
«Бездә, Төркиядә дә, халык әйбер ала икән, кибетләрдә мәхшәр дип сөйләделәр. Кибеткә барган идек, бөтен нәрсә бар, киштәләр тулы, кеше аз — мәхшәр күрмәдек»; «Бездә тыныч, антисептик белән битлек кенә табып булмый», - дип комментарий калдырган Төркиядәге дуслары.